8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Кайбычта узган сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле
Сайлаучыларның бу сайлауларда да активлык күрсәтүе аңлашыла: соңгы елларда Кайбыч төбәге танымаслык булып үзгәрде. Федераль һәм республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә авыл халкының тормыш шартлары күзгә күренеп яхшырды.
-
Иске Чәчкаб авылында гомер кичерүче 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны сайлау участогына килде
"Татарстан халкы өчен мөһим булган бу көндә ничек өйдә утырырга мөмкин инде. Мин ТАССРның яшьтәше дә бит әле: киләсе елга икебезгә дә 100 яшь тула",- ди Зиннәтулла Заһидуллин.
-
Кайбычта яшьләр беренче тапкыр сайлауда катнаша
ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда унисигез яше тулган 137 егет һәм кыз катнаша. Бәрлебашы участогында быел мәктәпне тәмамлаган Салават Рәхмәтуллин белән Адилә Гыйбадуллина тавыш бирде.
-
Кайбычта сайлау участокларында бик күп күзәтүчеләр эшли
Кайбычта ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау барышын төрле партияләрдән 96 вәкил, участок сайлау комиссияләреннән киңәшү хокукы булган 81 кеше күзәтә.
-
Кошман авылында яңа ачылган балалар бакчасы хезмәткәрләре сайлауга бергә килде
"Демография” илкүләм проекты буенча быел республиканың авыл районнары арасында иң беренче булып сафка баскан объект бу.
-
Кайбычта "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары сайлауда актив катнаша
Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җәмгыятьтәге хатын-кыз проблемалары, гаилә, кызлар тәрбиясе, онытылып килүче гореф- гадәтләрне кире кайтару юнәлешендәге зур эшләрне чынга ашыра.
-
Беренче тапкыр сайлаучыларга участокларда бүләкләр тапшырылачак
“Сайлау программасы кысаларында, беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә игътибар бирү мөһим”, - дип билгеләп узды Ләйлә Фазлыева.
-
Кайбыч районы башлыгы туган авылы Бәрлебашындагы сайлау участогында тавыш бирде
Күпмилләтле районда халыклар дус-тату яши, гореф-гадәтләр, телебез, мәдәниятебез саклана, сәяси яктан тотрыклылык хөкем сөрә, икътисади күрсәткечләр елдан-ел яхшыра, тормыш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Дәүләт программалары авылларны үстерүгә юнәлдерелгән.
-
Кайбыч районында сайлаучылар активлык күрсәтә
Район халкы моңа кадәр узган барлык сайлауларда да сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте, бу юлы да шулай булачагына шик юк.
-
Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды
Бүген республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк.